«Глобаль челтәр белгечләре»: квест-уен (12+)

Ел саен февральнең икенче сишәмбесендә куркынычсыз Интернет көне билгеләп үтелә. 

8 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Глобаль челтәр белгечләре» дигән квест-уен узды. Чара башында китапханәче глобаль челтәрдәге төп куркынычларны санап чыкты һәм алардан саклану ысулларын әйтте. 

знатоки глобальной сети
IMG-20220208-WA0025
IMG-20220208-WA0024
IMG-20220208-WA0022
IMG-20220208-WA0007

Балаларга явыз вирусны Касперский уклары ярдәмендә юк итәргә тәкъдим ителде. Өч командага бүленеп, катнашучылар катлаулы сынауларны җиңеп чыкты. Һәр станциядә командалар сорауларга җавап бирде һәм кызыклы биремнәр үтәде, табышмаклар чиште, дөрес җаваплар өчен балалар баллар (Касперский уклары) алды. Укучылар, бик мавыгып, «Сак булыгыз вируслар!», «Буталчык атамалар», «Филфорд», «Компьютер крокодилы», «Ребуслар» станцияләрен узды.

Чара азагында квест-уенга нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: